Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

24 май көнне Республикабыз мәктәпләрендә соӊгы кыӊгырау.

Сезгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавын җиткерәбез.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Бүген, 2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлыячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч - уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим - үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.

Бүген Татарстан Республикасында һәрберегез үз максатларына ирешсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Бездә уңышлы предприятияләр бик күп, IT-парклар, "Алабуга" ирекле экономика зонасы бар. Әлеге барлык яңа оешмалар да югары квалификацияле яңа буын белгечләренә мохтаҗ. Республикабыз Хөкүмәте урта һөнәри белем өлкәсенә һәм аны яңартуга зур игътибар юнәлтә. Бүген без укыту сыйфатын арттыру өчен эре предприятияләр белән берлектә колледжларны һәм техникумнарны үстерү белән шөгыльләнәбез. Берничә көн элек Казанда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионаты тәмамланды. Әлеге чарада катнашу һәм бүгенге көндә эшче һөнәрләренең ни дәрәҗәдә югары технологияле һәм заман таләп иткән һөнәрләр булуына инану мөмкинлеген файдалана алганыгыз дип уйлыйм. Үзеңнең һөнәри юлыңны билгеләү - ул җаваплы адым. Чемпионатта катнашу сезгә булачак һөнәрегезне дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәм.

Аерым рәхмәт сүзләрен бу көнне үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, сабырлыклары һәм хезмәтләренә битараф булмаганлыклары өчен безнең хөрмәтле укытучыларыбызга әйтәсе килә.

Әти-әниләрнең соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын.

Бүген сезгә башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Тулы бер уку елы артта калды, актив ял итер һәм яңа ачышлар өчен көч һәм энергия туплар вакыт җитте.
Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты исәтекләр алып килсен. Мин һәммәгезгә дә уңышлар телим. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора!
Хәерле юл сезгә!


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
Фото: http://www.nashgorod.ru/news/news65870.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250