Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

35 ел гомерен Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлегенә багышлаган Фатхрахманова Лена Әхәт кызы олы юбилеен билгеләп үтә

1 нче сентябрь көнне 35 ел гомерен Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлегенә багышлаган Фатхрахманова Лена Әхәт кызы олы юбилеен билгеләп үтә.

Балаларда тылсымлы китап дөньясына мәхәббәт тәрбияләп, ул аларны белем дөньясына алып керде. Әдәби әсәрләрне укып, андагы геройлар өчен борчылып та, сөенеп тә китап тәмен тоеп үскән бик күп "нәниләр" бүген инде үзләре дә зур шәхесләр. Лена Әхәтовна өчен моннан да зур сөенеч юктыр.
Өлкән китапханәче бүген дә китапханә эшендә актив катнаша, китапханәчеләргә үзенең киңәшләрен бирә. Тормышның авыр сынауларын узып, бар тырышлыгын балаларына оныкларына багышлаган Лена апа бүген бик матур мул тормышта сөенеп гомер итә.
Хөрмәтле Лена Әхәтовнаны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Тазалык, тынычлык, озын гомер телибез. Һәрвакыт шулай якты йөзле, киң күңелле, сабыр булып, дөньяның матурлыгын тоеп, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә сөенеп әле бик озак гомер итәргә язсын Сезгә.
Ихтирам белән Үзәк китапханә коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250