Хезмәт

Үткен каләм иясе, шагыйрә Фәридә Шакированың истәлекле гомер бәйрәме.

7 апрельдә ветеран хезмәттәшебез, үткен каләм иясе, шагыйрә Фәридә Гариф кызы Шакированың истәлекле гомер бәйрәме.


Фәридә апа! Сезне Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрикләп, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел гүзәл зат булуыгыз белән ихтирам казандыгыз. Үткен каламегез аша үзегезне кыю фикерле һәм зирәк, нечкә күңелле шагыйрә итеп таныттыгыз. Киләчәктә дә Сезгә матур язмалар белән укучыларны сөендереп, иҗади уңышларга ирешергә насыйп булсын! Алдагы көннәрегездә нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, имин тормыш, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Гомерегезнең күркәм бәйрәме
Күңелегезгә дәрт өстәсен.
Сезнең һәрбер туар көнгә
Сипсен бәхет көлтәсен!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Олы ихтирам белән "Хезмәт"леләр

Реклама

Фото:

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: