Хезмәт

90 яшьлек юбилей

Сосна авылында яшәүче тыл ветераны Әминә Рамазановага бүген 90 яшь тулды. Гомере буе балаларга белем биргән Әминә апаны котларга район җитәкчелеге, колхоз һәм авыл Советы җитәкчеләре килде.

Юбилейга Сосна мәктәбеннән, район мәгариф идәрәсеннән дә зур бүләкләр белән килгәннәр иде. Бу көнне балалары, онык-оныкчыклары, туганнары да төп йортка җыелды. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген югалтмаган ветеранга Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина тапшырды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: