Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Абыебыз ЗӨЛИМХАН ГЫЙЛЕМХАН улы САБИРОВның 8 февральдә 60 яшьлек юбилее

Салавыч Сәрдегәне авылында гомер итүче абыебыз ЗӨЛИМХАН ГЫЙЛЕМХАН улы САБИРОВның 8 февральдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле абыебыз! Әтиебез арабыздан киткәннән соң, 4 баланы олы тормыш юлына озату авырлыгы әнинең һәм синең җилкәләреңә төште. Кирәк чакта кырыс, кирәк чакта аңлаучан булганың, әтисез тормышны ничек тә сиздермәскә тырышуың өчен чиксез рәхмәт сиңа. Гомер бәйрәмеңдә гаилә бәхете, таза-сау имин тормыш һәм шатлык тулы еллар телибез. Ярдәмчебез, киңәшчебез булып, һәр туган көнгә сөенеп, бергә-бергә яшәү насыйп булсын.
Нинди бәхет: арабызда бүген
Мәңге терәк булыр кеше бар.
Янәшәңдә булсын якыннарың,
Урап узсын сине сагыш һәм зар.
Гомер үтә диеп борчылма һич,
Бәхет белән үтсен гомерең.
100 яшьтә дә, яп-яшь егетләрдәй,
Керсез булсын газиз күңелең!
Ихлас теләкләр белән әниең Сания, сеңлең Гөлфания, киявең Солтан. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.
Фото: flowers

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250