Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Алан авылында яшәүче РӘФХӘТ КОРБАНОВның 50 яшьлек юбилее.

Алан авылында яшәүче РӘФХӘТ ГАЛИМҖАН улы КОРБАНОВның 22 апрельдә 50 яшьлек юбилее.


Кадерле тормыш иптәшем, олы йөрәкле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Алдагы тормышыңда кадер-хәрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Төп нигезнең якты учагын сүндерми саклавың, туганнарның кадерен белергә өйрәтүең, туган нигезгә кайтучыларга һәрчак якты йөз белән каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа.

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәкия, кызларың Гөлназ-Илнар, Гөлшат, Ләйсән.

Фото: azalya63

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250