Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Алар район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Илдар Хаҗиев җитәкләгән «Стройсервис» җәмгыяте коллективы төзегән объектларның сыйфатына үзебезнең районда гына түгел, күршеләрдә дә югары бәя бирәләр.

Шуңа күрә 55 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа котлаулар күп булды. Төзелеш өлкәсендәге намуслы һәм тырыш хезмәте өчен үзебезнең район башлыгы Рамил Нотфуллин аны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
* * *
Нуршат Гыйльманов, Рифгать Хәбибуллин - икесе дә районда иң зур стажлы ветеринария табиблары. Үз участокларындагы авылларда мал асраучы шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрнең дә рәхмәте зур аларга. Чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырган җиргә баралар, тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Әле менә ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Арбор» җәмгыяте баш ветеринария табибы Нуршатны һәм «Сосна»дан Рифгатьне район башлыгы да Рәхмәт хаты белән котлады.
* * *
Самат Вәлиев, Илнур Шакиров - Бөрбаш авылындагы пекарня хуҗасы Самат һәм Казанда полициядә эшләүче Смәелдән Илнур районда хоккей спортын үстерүгә, аеруча аның ветеран хоккейчылар арасында онытылмыйча дәвам итүенә зур өлеш кертәләр. Шушы хезмәтләре өчен, Физкультурачылар көне уңаеннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин аларның икесенә дә үзенең Рәхмәт хатын ирештерде.
Фото: http://www.rosemarkt.ru/product/roza-fiesta-70-sm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250