Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ап-ак карлар ява тын гына

Бар дөньяны ямьгә күмеп, тирбәлә-тирбәлә, бөтерелә-бөтерелә ап-ак кар ява, кышның сихри матур мизгеле. Бүген гаҗәеп гүзәллеккә чорналган табигать аның бәйрәменә шулай бизәнгән бит.

Бай тарихлы Чепья җире һәрвакыт күркәм кешеләре белән дан тота. Монда борынгы заманнардан ук үзара аңлашып, бер-берсен ихтирам итеп, тату гаилә булып төрле милләт вәкилләре яши. Чепья авыл җирлегендә тырыш хезмәтләре белән үрнәк булырдай гаиләләр күп. Бу гаиләләрнең күбесендә ишле бала тәрбияләнеп, белем алып чыкканнар. Шундыйларның берсе - Шәйхетдиновлар гаиләсе. Бу гаиләдә әти-әни балалар өчен иң күркәм кешеләр. Камил абый белән Рүзия апа бөтен йөрәк җылыларын биреп 4 кыз һәм 1 малай тәрбияләп үстерделәр.

Сүзем шушы кыз балаларның берсе - Кариле авылында гомер итүче Илсөяр Камил кызы Газизова турында. Ул 1964нче елның 20 гыйнварында дөньяга килә. 1971нче елда 1 сыйныфка укырга керә. Хыялында педагог һөнәрен сайлаган Илсөяр 1982нче елда Казан педагогия училищесына килә, укып кулына диплом алгач, Кариле балалар бакчасында эшли башлый. Киң күңелле, бик тырыш, ярдәмчел, үз эшен төгәл башкаручы Илсөяр коллективка бик тиз ияләнә.

Бакчабыздагы бәйрәмнәрдә төрле рольләргә кереп, оста уйнаучы да, балаларның яраткан тәрбиячесе дә ул. Җаны теләгән хезмәтен бик яратып башкара.

... Бүген мәдәният йортында Кариле балалар бакчасы спектакль куя дигән хәбәрне ишетсәләр, авылдашлар кырык эшләрен кырык якка ташлап, һичшиксез, килеп җитә, Илсөяр оста уйнавы белән тамашачыны таң калдыра.

1987нче елда Илсөярне язмыш Кариле авылына алып килә. Тәлгать исемле егет белән очрашып кавышалар, төп нигездә гомер кичерәләр. Тәлгать тә бик уңган, булган егет, кулыннан нинди генә эш килми, кеше гозерен тыңлаучан, мәрхәмәтле, ярдәмчел, юмарт. Эштә генә түгел, өендә дә мәрхәмәтле, изге җанлы, уңган әни ул.

Тормыш иптәше белән 1 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерделәр, югары белем алып, икесе дә Казанда эшлиләр. Йорт-җире дә тирә-юньгә ямь биреп тора. Тәрәзә төбендәге гөлләренә, бакчасындагы чәчәкләренә дә үткән кешеләр сокланып китәләр. Кунакчыл йорттан иптәшләре, туганнары, дуслары өзелгәне юк, тирә-юньне сокландырып яшиләр. Эшкә һәм тормышка ямь өстәгән Илсөяргә Ходай тагын да хәерле якты таңнар китерсен иде. Ап-ак карлар яуганда Илсөяргә 50 яшь тулды.

Мәрхәмәтле, киң күңелле, шәфкатьле, тырыш, ярдәмчел, кешелекле хезмәттәшемне чын күңелдән олы юбилее белән котлыйм, гел шулай сокланырлык итеп, сәламәтлектә, тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250