Хезмәт

Апабыз ТӘНЗИЛӘ НӘКЫЙП кызы НИЗАМИЕВАга 22 июльдә 60 яшь тула

Арбаш авылында яшәүче апабыз ТӘНЗИЛӘ НӘКЫЙП кызы НИЗАМИЕВАга 22 июльдә 60 яшь тула.

Олы йөрәкле, киң күңелле кадерле апабыз! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, җизни белән картлык көннәрегезгә кадәр тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Син һәрвакыт кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле, кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышасың. Алдагы көнеңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Безнең кадерле, сөйкемле, матур апабыз булып кал.

Туганнарны туган итә белдең,
Хөрмәт иттең кече-олысын.
Сәламәтлек белән тоеп яшә
Гаилә учагыңның җылысын.

Иң изге теләкләр белән Гыйльмуллиннар, Каюмовлар, Гариповлар гаиләләре.
Фото: http://mimi-gallery.com/buket-na-yubiley-jenshchine?p=1#img11938183613912799483
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: