Хезмәт

Арбаш авылында яшәүче НАДИЯ НАИЛ кызы РӘХИМҖАНОВАга 28 гыйнварда 50 яшь тулды

Кенәбаш авылында туып, бүгенге көндә Арбаш авылында яшәүче НАДИЯ НАИЛ кызы РӘХИМҖАНОВАга 28 гыйнварда 50 яшь тулды.

Сөекле әниебез! Йөрәктәге иң җылы хисләр аша шушы юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәр туасы таң якты, күгең аяз, тормышың имин, кайгы-хәсрәтсез, сәламәт булып, шатланып-куанып яшәргә язсын. Әти белән бергә авырмыйча, балаларыгызның игелеген күреп, бергә-бергә озын-озак яшәргә язсын.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Ханнан, улың Нияз, кызларың Ризәлә, Хәния.
Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: