Хезмәт

Арбор авылында яшәүче әниебез РАЗЫЯ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАның күркәм юбилее.

Арбор авылында яшәүче әниебез РАЗЫЯ ВӘЗИХ кызы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАның 5 май көнне 60 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, киңәшчебез, гаиләбезнең яктыртучы кояшыбыз, яшәү үрнәгебез. Әни! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Һәрчак безнең янәшәбездә булып, бергә матур итеп озын-озак яшәргә насыйп итсен Ходай.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызың, киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Фәнис, киленең Рамилә, оныкларың Алмаз, Әлфис, Әдилә.
Фото: floraexpress

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: