Хезмәт

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры ГӨЛСИНӘ ФАИЛ кызы ЗАРИПОВАның юбилее.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры ГӨЛСИНӘ ФАИЛ кызы ЗАРИПОВАның 6 май көнне олуг юбилее.

Хөрмәтле Гөлсинә Фаиловна! Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сез хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, яраткан эшегезне барлык энергиягезне биреп башкаручы, киң күңелле, олы җанлы кеше. Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомернең иң бәрәкәтлесен, шатлык-куанычларның иң зурысын телибез. Эшегездән тәм табып, гаиләгездә бәхетле булып, бердәнбер кызыгыз, күз нурыгызның рәхимлеген тоеп, оныклар шатлыгына куанып, туганнар хөрмәтендә, рәхәт гомерләр кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән Карадуган гимназиясе коллективы һәм профсоюз оешмасы.
Фото: kremenchug

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: