Хезмәт

Балтач авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез РОВЗАЛИЯ МАТУГУЛЛИНАның 55 яшьлек юбилее

Балтач авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез РОВЗАЛИЯ ГАЯЗЕТДИН кызы МАТУГУЛЛИНАның 18 майда 55 яшьлек юбилее.

Ровзалия! Сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның кадерле әнисе булып, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән Галиуллин И.Г. ширкәте коллективы.
Фото: hdostavk

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: