Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый

Без - авыл хуҗалыгы районы. Районыбыз халкының тулаем тормыш-көнкүреше авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа да бу бәйрәм - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне башка барлык һөнәри бәйрәмнәргә караганда да күпчелегебез көтеп ала торганы, мәртәбәлесе, кадерлесе диясе килә.

Әлеге бәйрәмнәре чорында районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, фермерлары, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучылар үзләрендә җитештерелгән продукцияләре белән район үзәгендә һәм Чепьяда узучы традицион ярминкәләрне башлап җибәрәләр, авылда җитештерелгән дистәләгән төрле продуктлар белән республикабыз башкаласы - Казан каласы халкын да сөендереп тора.
Яңа сынаулары белән килгән быелгысы елда кырларда һәр гектардан 37 центнер уңыш җыйнап алып республикада беренче урынга чыкты. Икмәкле дә булдык, маллар өчен азыклы да. Игенче-механизаторларыбызның хәзерләгән азыкларны нәтиҗәле файдаланып, терлекчеләребез дә продукция җитештерүне елдан-ел арттыралар, республика күләмендә электән яуланган алдынгылыкны ышанычлы тоталар.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Гаять тә кирәкле, җаваплы һәм дәрәҗәле, авыр хезмәтегез, каһармалыгыгыз соклануга һәм мактауга лаек. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Гаиләләрегезгә тигезлек, иминлек, муллык телим. Тормышыгызда рәхәтлекләр, шатлыклар күп булсын, сәламәт булыгыз.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250