Хезмәт

Балтач районы эшмәкәрләр Советы җитәкчесе Раиф Гафиуллин Яӊа ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, хөрмәтле эшмәкәрләр!

Узып баручы 2015 нчы ел эшмәкәрлекнең район икътисадын ныгытуда өлеше үсә баруын күрсәтте. Бүген кече бизнес район икътисадының мөһим, торган саен үсә баручы бер секторы булып тора һәм районның бүгенге социаль-икътисадый хәләте эшмәкәрлекнең динамик үсешенә турыдан-туры бәйле. 247 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм 678 шәхси эшмәкәр кул астында 3500 гә якын кеше бу авыр, җаваплы өлкәдә армый-талмый хезмәт куялар.

Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Сезне Яӊа ел белән котлап, олы рәхмәтемне җиткереп, Сезгә бары сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм тигезлек, илебездә тыныычлык телим! Куйган тырышлыгыбыз район халкыныӊ хезмәт уӊышларына үрелеп, аны тагын да күркәмрәк итсен иде.
Фото: ysia.ru

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: