Хезмәт

Балтачта яшәүче ГӨЛИРАМ ГАЙНЕТДИНОВАның олуг юбилее.

Балтачта яшәүче ГӨЛИРАМ ЗАҺЕРТДИН кызы ГАЙНЕТДИНОВАның 4 апрельдә олуг юбилее.

Меңнәргә үрнәк булырлык кадерле тәти апабыз! Сине күркәм бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Гомер буе хезмәт йөге булган иңнәреңдә бүген тормыш тәҗрибәсе, һәрчак сабыр йөзеңдә еллар буразнасы. Шуңа карамастан, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысын да, кечесенә дә син игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Киләчәктә дә сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, куанычлы тыныч көннәр, саулык-сәламәтлек телибез. Беркайчан да кайгы-хәсрәткә бирешмә, гел шулай ярдәмчел, көчле рухлы, изге күңелле булып кал. Якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, балалар, оныклар янәшәсендә бергә-бергә тагын озын еллар яшәвеңне телибез.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, Рубин Гайнетдинов гаиләсе.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: