Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бер генә, берәү генә...

Безнең хакта гына, әни, Уйланасыңдыр инде, Борчыласыңдыр инде син, Куанасыңдыр инде. Без диеп шатландың да син, Без диеп сагышландың. Бөтен гомереңне, әни, Син безгә багышладың.

Яшьли тормыш арбасына җигелеп, ялгыз хатын өлешенә язган сынау - авырлыкларны сабыр гына үткән, әти-әни, туган, бала хакын хаклап яшәгән олы йөрәкле, баш хәрефтән язылырга лаеклы якын кешебез - әниебез Норма авылында гомер кичерүче Рәсүлә Зиннәтулла кызы Фәйзрахманованың 27нче май көнне гомер бәйрәме - юбилее. Тормышыбызны ямьләп, һәр көнебезгә шатлык-сөенеч нурлары сибүче, безнең өчен җанын фида кылучы газизләрдән-газиз кешебез моннан 55 ел элек Алан авылында дөньяга килә.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң әниебез гомерен фидакарь хезмәткә багышлый. Аның хезмәт юлы хезмәттәшләре арасында олы хөрмәткә лаек булып, мех фабрикасында зыңлап торган машина гөрелтесе астында вак мех кисәкчекләре теркәп үтә. Хезмәт юлын шушы фабрикага багышлау эзсез узмый. Намуслы хезмәт белән яуланган Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы шуның ачык дәлиле.
Таң калабыз синең батырлыкка,
Сокланабыз синең сабырлыкка.
Йөзләреңә чыгармыйча хәсрәт төсен,
Үстердең син безне ялгызлыкта...
Тормыш юлы шома гына бармый. Әниебезгә дә сынауның иң зурын, авырын - пар канатын, әтиебезне югалту ачысын яшь вакытта ук кичерергә туры килә. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, тормыш ике кешегә бүлеп биргәндә дә бик авырга туры килгән йөкне берүзе тартып, безне - ике улын, кеше арасында ким-хур итмичә аякка бастырды. Ул һәрчак безнең өчен яшәде, сәламәтлеген дә, йөрәк җылы¬сын да жәлләмәде. Көн-төн белән дә, барлык-юклык белән дә исәпләшмәде. Нинди генә кыенлыклар килсә дә безгә сиздермәде, тәртипле, акыллы, кешелекле булырга өйрәтте.
И, көясеңдер инде син,
И, янасыңдыр инде.
Төннәрен дә безне уйлап
Уянасыңдыр инде.
Син - йолдызларның яктысы,
Гөлләрнең хуш ислесе.
Әйбәт әниләр күп лә ул,
Юк шул синең төслесе.
Әни, тормышыңда авырлыклар күп булса да, 55 яшеңне син бик бәхетле хатын-кыз булып каршы аласың. Чөнки бүгенге көндә сине тәрбияләп үстергән, синең өчен һәркөнне хәер-догада торучы кадерле әби-бабаебыз тигезлектә, сау-сәламәт булып туган йортыңда гомер кичерәләр. Өч энең, сеңлең өчен син яраткан апа, киңәшче, олы терәк. Алдагы гомер юлларыңны сынау - авырлыкларны үткәндә калдырып, сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа.
Кадерле әниебез! Тормышыбыз синең белән бәхетле. Җир йөзенең барлык яхшылыгын җыйган олы йөрәгең, сабыр холкың, барыбызга да игътибарлы булганың, кеше арасында ким-хур итмичә үстергәнең, белем һәм тәрбия биргәнең өчен рәхмәт Сиңа! Киләчәктә дә безгә акыллы киңәшләреңне биреп, рухи көч өстәп, ныклы сәламәтлек белән без - балаларыңның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерергә язсын сиңа!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Аз инде, аз, әни, сиңа
Рәхмәтләр әйтү генә.
Син бит, әни, безнең өчен
Бер генә, берәү генә.
Олы хөрмәт хисләре белән улларың АЙРАТ һәм АЗАТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250