Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бер юбилей уңаеннан. Хәмит абый Гәрәевка.

Искә төшә яңа пешкән икмәк исе, Шул ипинең кабатланмас татлы тәме. Икмәк белән тәнебезгә керде дәрман, Ата-бабалардан күчте моңсу гәвам.

Мич төбендә пешкән икмәк булды алда,
"Кибән башы" өчен кайчак кылдык "дәгъва".
Валчыгын да әрәм итми ашап үстек,
Шул ипине олыладык - изге күрдек.

Борыңгыдан иген дигән нигъмәт - хикмәт,
Саран ускән безнең якның кырларында.
Бер уңыштан бер уңышка тартып - сузып,
Көн күргәннәр "ут чыкса" да кулларында.

Авылыбызның бер егете - белем алгач,
Диңгезләрдә хезмәт итеп ныгып кайткач,
Иген устерүгә баглап үз гомерен,
Ант иткән ул, утәрмен дип, халык гозерен.

Армый-талмый озак еллар эшли торгач,
Иң ерак һәм артта калган хуҗалыкны,
Колагыннан өстерәгән кебек итеп,
Тартып алды "караңгылык почмагыннан".

"Якты юл" исемен аклап ике авыл -
Кунырым һәм Шода халкы бергәләшеп,
Бирешмичә каршы искән җил-давылга,
Мул тормышка атладылар иркен сулап.

Кырык еллык хезмәтенең нәтиҗәсе -
Дан һәм олы хөрмәт булды аның өчен.
Сүзе үтте, кая гына бармасын ул,
Итагәтьлек һәм ихласлык булды көче.

Сөйләр сүзем бик күп әле минем уйда,
Бер язмага сыймый алар беркайчан да.
Шигырь кануннары шактый кырыс, дуслар!
Бер тәкъдимне әйтим тизрәк Сезнең алда.

Сиксән яше тулып килгән бу көннәрдә,
Һәйкәл итеп аның батырларча хезмэтенә,
Солтангәрәй углы Хәмит исемен кушыйк,
Үзе нигез корган Изге йортка - мәчеткә!!!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250