Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Безнең урамда бәйрәм: Олябыз әни булды!

Бүген, 29 август көнне хезмәттәшебез Оля Плотникова кабат Әни булды. Мәктәптә укучы бик тә чибәр, сөйкемле Полинага иптәшкә тупырдап торган энекәш алып кайтты!

Кадерлебез Оля! Ихлас күңелебездән сине һәм тормыш иптәшең Евгенийны шушы бик тә истәлекле көнегез белән котлыйбыз! Сезгә бәхетле, тигез гомер, сәламәтлек, матур, мул тормыш телибез. Балаларыгызны тигезлектә, иминлектә үстерергә язсын! Үзегез кебек тәртипле, уңган, ягымлы, ачык йөзле булсыннар! Игелекле балалар булып үссеннәр!
Оля! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез! Гел шундый чибәр, сөйкемле булып кал! Гаиләңнең Кояшы бул, кадерле Әни, яраткан тормыш иптәше булып, якыннарыңны сөендереп яшә!
Иң изге теләкләр белән, сиңа һәр туар көндә бәхет-шатлыклар теләп, "Хезмәт"леләр.
Фото: http://szserov.ru/page/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250