Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген газетабызның актив хәбәрчесе Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллинның күркәм гомер бәйрәме

Бүген газетабызның актив хәбәрчесе, районның спорт яңалыкларын түкми-чәчми райондашларыбызга җиткерүче, "Романтик" лагерының алыштыргысыз җитәкчесе Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллинның күркәм гомер бәйрәме.

Нурзада Гәрәевич! Сезне үзегезгә генә хас бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Сезгә бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыгызда тормыш иптәшегез Рузилә ханым белән тигезлектә, балалар һәм оныклар ихтирамын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын. Киләчәк көннәрегез үткәне кебек матур, мәгънәле, имин булсын. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, иҗат чишмәләрегез һәрчак мул аксын. Туган көнегез белән!
Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Балтач балалары өчен
Зур шатлык китергәнсең.

Шаян да син, шук та син!
Тапкыр да, уңган да син!
Балаларның "атасы" -
"Романтик"ның бабасы.

Туган көнең белән котлап,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Сәламәтлек, матур тормыш,
Изге теләк юллыйбыз.
Олы ихтирам белән "Хезмәт"леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250