Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген хезмәттәшебез – баш мөхәррирнең “Азьлане” газетасы буенча урынбасары Ольга Юрьевна Плотникованың гомер бәйрәме – Туган көне.

Бүген - 13 апрельдә хезмәттәшебез баш мөхәррирнең "Азьлане" газетасы буенча урынбасары Ольга Юрьевна Плотникованың гомер бәйрәме - Туган көне.

Хезмәттәшебез Оля! Сине Туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сине олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел һәм үз эшеңнең остасы булганың өчен ихтирам итәбез. Киләчәктә дә тормыштан тәм, дөньяда яшәүдән ямь табып, күтәренке күңел белән шатлыкларга уралып, тормыш иптәшең белән бергәләп, кадерләп үстергән балаларыгызның игелекләрен күреп, гаилә тигезлегендә озак еллар матур итеп яшәргә язсын. Йөзеңдәге шат елмаюың беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен. Барлык хыял-максатларың тормышка ашсын, һәр эшеңдә уңышлар телибез. Килер елларың җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак көннәрең һәрвакыт нурлы булсын!

Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.

Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән "Хезмәт"леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев