Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Илшат Муллахмәт улы Нурмөхәммәтовның гомер бәйрәме

Бүген 15 мартта редакциябезнең компьютер версткасы операторы Илшат Муллахмәт улы Нурмөхәммәтовның гомер бәйрәме.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сезне сабыр, тырыш һәм үз эшегезнең остасы булган өчен ихтирам итәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, борчу-мәшәкатьсез көннәр, шатлыкларга бай бәхетле киләчәк һәм эш урынында уңышлар телибез. Тормыш иптәшегез Әлфия ханым белән имин, бәрәкәтле тормышта, улларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.
Туган көнегез белән котлыйк әле,
Бүләк итик ихлас сүзләрне.
Телик әле Сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Күңелегезне һаман яшәртсен.
Нурлар сибеп Сезнең йөзегезгә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Иң изге теләкләр белән "Хезмәт"леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250