Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген олы хөрмәткә лаеклы Галиева Фәридә Камил кызының гомер бәйрәме

Бүген Пыжмара авылында яшәүче, 17 ел буена Пыжмара балалар бакчасын җитәкләүче, безнең сабыйларыбызны үзенекедәй яратып, үз эшен бөтен җанын-тәнен биреп, намус белән башкаручы, олы хөрмәткә лаеклы Галиева Фәридә Камил кызының гомер бәйрәме - матур юбилее.

Хөрмәтле Фәридә Камилевна! Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек телибез. Мул, имин тормышта, тормыш иптәшегез Фәнил әфәнде белән тигезлектә, бәхеттә-шатлыкта, лачындай 3 улыгызның игелеген күреп, куанычларына сөенеп, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.
Күңелегездәге рәхим-шәфкатьнең чиге юк, шуңа да
Коллективыгызның җылы кояшы Сез,
Күңелләргә илһам бирүче.
Бер караштан нәни сабыйларга
Илаһи бер сихәт иңдерүче.
Иң изге теләкләр белән Пыжмара балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250