Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген танылган журналист, төрле әдәби жанрларда бердәй колач белән иҗат итүче якташыбыз Фәридә Шакированың туган көне

Бүген танылган журналист, төрле әдәби жанрларда бердәй колач белән иҗат итүче якташыбыз, "Күңел ярларында ак дулкын", "Бәгырьләрдән тамган моңнар" исемле китаплар авторы Фәридә Шакированың туган көне.

"Катлаулы тормыш юлы узып, күп сынаулар һәм гаделсезлекләр кичереп, бирешмичә, нәфрәт җыймыйча яши алу өчен йөрәктә мәңге саекмый торган мәрхәмәт чыганагы булу кирәктер, мөгаен. Миңа Ходайдан бирелгән иң зур бүләк - табигый илһам чаткысы - тере факел булып дөрләп янмаса да, дөньямны бизәп, матурлап яктыртып торды. Озак еллар журналистикада эшләү дәверендә язмаларым белән бик күпләрне олылап, хөрмәтләп сөендерә алдым. Кайнар хисләр белән салкын акыл тарткалашкан тигезсез көршнең, гамьле уйлануларның нәтиҗәсе буларак, фәлсәфи һәм лирик шигырьләр туды, ачы тормыш тәҗрибәсе чәчмә әсәрләрнең төп нигезен тәшкил итте", - дип яза ул үзенең "Бәгырьләрдән тамган моңнар" исемле китабында.
Без, "Хезмәт"леләр, күпсанлы укучыларыбыз исеменнән, Фәридә апаны туган көне белән ихлас котлыйбыз! Тормыш юлыгызның дәвамы да үткәне кебек бәрәкәтле булсын, авырмагыз, һәр туар көнгә куанып яшәгез! Сездән яңа иҗат "җимеш"ләре көтеп калабыз.
Фото: http://www.liveinternet.ru/journalshowcomments.php?jpostid=142627043&journalid=3185033&go=prev&categ=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250