Хезмәт

Бирешмә, Хәертдин

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовның "Көрәш - ул безнең яшәү рәвешебез, көрәш белән без тормышта да көрәшеп яшәргә өйрәнәбез, без көрәшче халык, без көрәшле халык" дигән сүзләрен нәкь менә Хәертдин кебекләргә атап әйтелгәндер дә инде.

Келәмдә ничек көрәшкән, тормышта да шундый көрәшче булып калды ул. Келәмдәге беренче җиңүен ул 1976 елда Иске Йөрек Сабан туенда батыр калудан башлаган булса, 2009 елда 50 яшен тутырган көннәрендә район башлыгы призына узган татарча көрәш ярышларында матур җиңүе белән тәмамлап та куйды. 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ничә тапкыр районда призлы урыннар яулаган! 1984 елда район чемпионы. 1985-1988 еллар аралыгында яуланган Мактау таныклдыклары гына дистәдән артып китә. Авыл, район, республика ярышларында төрле дәрәҗәдәге ярышларда яуланган таныклыклар алар. Авыл Сабантуйларындагы җиңүләрен дә санап китсәң... Аның ул чактагы матур алым күрсәтеп көрәшкәнен көрәшчеләрбез әле дә сагынып искә ала. Көрәшеп кенә калмыйча, үз вакытында район, республика ярышларында герен дә күтәрде, арканын да тартты. Ул заманнарда безнең гөрләп спортның күп төрләре кергән "Авыл егетләре" уеннары уза торган иде Бер елында Хәертдин келәмдә бил алышса, икенче елында герен күтәрде, өченче елында аркан тартуда булды. Шул елларда Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда кичен хәзерлек йөзеннән, кунакханәдә аларның - Рафис Насыбуллин, Салавычтан Камил Идрисов, Соснадан Хәбир Габдрахмановлар (урыны оҗмахта булсын) белән аркан итеп урын-җир кирәк яракларын өзеп бетергәннәрен әле дә көлеп искә алабыз. Оештыру сәләте дә зур иде аның.
Туган авылы Пыжмарада спорт инструкторы буларак, ул безнең якын ярдәмчебез дә иде. Авылдашларына спортның сәламәтлек өчен никадәрле әһәмиятле икәнен инандыра белде ул. Ул эшләгән елларны күзгә күренеп, мәктәпнең материаль-тезник базасы ныгыды. Колхоз ярдәме белән ел саен спорт инвентаре юнәтә торган булдылар. Менә дигән көрәш секциясе эшләп килде, аның тырышлыгы белән. Мәктәп спортзалында РСФСР ның спорт остасы Рафис Насыйбуллин белән мәш килеп ятканнарын ул еле дә онытмый. "Мине көрәш доньясына ул гына алып керде"-ди ул үзенең остазы турында. Әле дә аралашып яшиләр алар. Рафис Салавычта үз призына уздыра торган ярышларның даими кунагы, иганәчесе дә ул. Иң мөһиме, зарлануны белми ул. Спорттагы төгәллек, пөхтәлек гомере буена озатып йөрде аны. Башта Балтач кулланучылар җәмгыятенең автохуҗалыгында иң алдынгы шроферларның берсе булды. Булдыклы егетнең хезмәтен күреп, 2007 елда Чепья авылы кулланучылар җәмгыяте директоры итеп куйдылар. Болгавыр заманнарда үз территориясенә кергән авылларда кибетләрне саклап кала алган бердәнбер җитәкче булды. Инде менә район кулланучылар җәмгытен җитәкләвенә дә бер ел булды. Районыбызда иң авыр тармакларның берсен җитәкли ул. Тырыша, тырмаша, авырлыклар белән көрәшә. Булдыклы егетне югарыда да күреп торалар. Бер ел эчендә нинди генә Мактау таныклыклары килмәде аңа. Әле менә шушы көннәрдә генә Татарстан кулланучылар җәмгыятеннән дә Мактау таныклыгы алды. Тырыш егетнең авыр, ләкин мактаулы хезмәтенә олы бәя инде ул.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: