Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Борнак авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛГИЗ МӘГЪСҮМ улы САБИРҖАНОВның 21 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.

Борнак авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛГИЗ МӘГЪСҮМ улы САБИРҖАНОВның 21 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Юбилеең мөбарәк, тормышларың түгәрәк булсын! Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм игелекле, ярдәмчел, абруйлы киңәшче, туры сүзле булып кал. Уй-теләкләрең төгәл, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, якыннарыңнан иң яхшы хәбәрләр генә ишетеп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы белән бәрәкәтле тормышта яшәвеңне телибез. Әлеге юбилей яшәешеңдә яңа көч, омтылыш, ышанычлар алып килсен!
Әтиебез - безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән әниең Гөлҗиһан, тормыш иптәшең Лилия, улың Рөстәм, кызың Ләйлә, киявең Рәмис, киленең Фидилә, оныкларың Эльвина, Самира, Сөләйман, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Фото: amazing-look

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250