Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәм белән сезне, кадерле өлкәннәр!

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Халыкара Өлкәннәр көне - Ватаныбыз хакына, аның куәтен һәм данын арттыруда үзен аямыйча фидакарь хезмәт иткән каһарманнарга чын күңелдән ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү традициясенә әверелде. Сез һәрвакыт безгә гаделлек, намуслылык, җаваплылык һәм патриотизм үрнәге булып каласыз. Без сезнең алда баш иябез, озак еллар уңышлы хезмәтегез, түземлегегез һәм безгә булган ышанычыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге тормышыбызның муллыгында, дөньяларның имин булуында сезнең өлеш әйтеп бетергесез зур. Бөек Ватан сугышы елларының бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган буын буларак та Дан сезгә!

Бу көннәрдә балаларыгыздан, туганнарыгыздан, якыннарыгыздан, күршеләрегездән һәм хезмәттәшләрегездән бик күп җылы сүзләр ишетерсез дип ышанам. Мин дә сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, бәхетле картлык, имин көннәр, кадер-хөрмәт телим. Илләр тыныч, күкләр аяз, күңелләр күтәренке, тормышлар мул булсын.
Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын.

Олы ихтирам белән муниципаль район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250