Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәм белән сезне, кадерле тәрбиячеләр!

Тәрбиячеләр бәйрәме әле бүген дә дәвам итә, бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында ишектән керүгә бәйрәм чарасы бара - балалар тәрбияче апалары белән видеотасма карый, анда бакча тормышы, тәрбияче апалар, нәниләр, дәрес-шөгыльләр.... Ә бүлмәләрдә чәчкәләр...

Ул чәчәк бәйләмнәре кадерле тәрбиячеләргә карата хөрмәт, ярату хисе белән сугарылган. Чыннан да, тәрбиячеләр алар бик кадерле кешеләр, моны баласы булган һәрбер әти-әни яхшы аңлый.
Рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, балаларыбызны шат йөз белән каршы алып, сабый җанына үтеп кереп, газизләребезнең көннәрен матур итеп уздырганыгыз өчен, рәхмәт сезгә укытучы апалар, бу дөньяны танып белергә өйрәткәнегез, балаларыбызның фикер сәләтен, талантын, сәләтен үстергәнегез өчен, рәхмәт сезгә нянялар, сабыйларыбызны чиста, карауда йөрткәнегез өчен, рәхмәт сезгә пешекчеләр, сабыйларыбызны тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлавыгыз өчен, рәхмәт сезгә директорлар, бакча тормышын бар яктан да камилләштерергә тырышканыгыз өчен, калган барлык бакча хезмәткәрләренә дә рәхмәттән башка сүз юк!
Бакча хезмәткәре Миләүшә апа үзе генә дә ни тора - һәрбер әти-әнине, баланы елмаеп каршы алуы, озатып калуы кәефләребезне күтәрә.

Кадерле, бик кадерле сез безгә тәрбияче апаларыбыз, үз туганнарыбыздай якын, шәфкатьле. Сезгә карата кадер-хөрмәт буыннардан-буыннарга сакланып калсын, яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250