Чын күңелдән
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче газиз әниләр! Сезне ихластан әлеге күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезгә якты һәм матур киләчәк, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек телим.
Табигать аклыкка күмелгән чорда Әниләр көнен билгеләп үтүебез бер дә юкка түгел. Әниләр дә җир өстенә кунган ак карлардай пакъ һәм саф күңелле, уй-ниятләре исә гел изгелеккә юнәлдерелгән. Бу бәйрәм һәрберебез өчен истәлекле һәм кадерле. Чөнки бу безне дөньяга тудырган, яшәү сулышы өргән, авыр чакта таяныч булган, тормыш учагын сүндерми саклаган әниләребезнең бәйрәме. Алар безнең өчен тормыш маягы да, җәмгыятебез тормышын әйдәп баручы да, еллар-гасырлар аша күңел җылысын буыннардан-буыннарга җиткерүче дә гүзәл затлар. Әниләребез җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә һәрчак үзәк көч булып кала бирә. Районыбызның ирешкән уңышларында, һичшиксез, әниләрнең йөрәк җылысы, мәрхәмәтлек һәм изгелек белән сугарылган эш-гамәлләре зур урын били. Сез үстергән тырыш уллар, уңган кызлар исә намус белән хезмәт итеп районыбыз данын күтәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән тәбрикләп, озын гомер, тән сихәтлеге, ак бәхетләр телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, имин елларда шатланып-куанып яшәргә язсын. Йөзегездән беркайчан да елмаю китмәсен. Һәрвакыт сөекле, газиз, кадерле булып яшәгез. Сез моңа лаек.
Ихтирам белән, Марат ЗАРИПОВ
Балтач муниципаль районы башлыгы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 18:41«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.10900
-
28 май 2022 - 15:41Балтачның "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле - Казан сәхнәсендә (+фото) Субаш җирлегенең "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле Казанда чыгыш ясап кайтты.15100
-
28 май 2022 - 14:11"Ак калфак" бәйрәмгә чакыра. Кемнәрне? Катнашырга теләүчеләр 25 майга кадәр 2-60-30 номеры аша заявка бирә алалар12201
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18601
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак29300
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.69302
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.49501
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.49501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика