Хезмәт

Чын күңелдән! Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар!

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел булды. Анда күргән михнәт-газапларны, дусларны югалту ачысын еллар гына оныттыра алмый. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез һәрвакыт сезнең күңелләрдә саклана. Сез бер-берегезгә терәк булып, утлар-​сулар кичеп, чын батырлык күрсәтеп, туган якларга әйләнеп кайттыгыз. Тыныч тормышта төрлегез-төрле хезмәт...

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар!
Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел булды. Анда күргән михнәт-газапларны, дусларны югалту ачысын еллар гына оныттыра алмый. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез һәрвакыт сезнең күңелләрдә саклана. Сез бер-берегезгә терәк булып, утлар-​сулар кичеп, чын батырлык күрсәтеп, туган якларга әйләнеп кайттыгыз. Тыныч тормышта төрлегез-төрле хезмәт урыннарына урнашып, намус белән эшлисез. Гаилә корып, ил-көннәргә игелекле балалар үстерәсез. Хөрмәтле әфганчылар! Инде киләчәк көннәрегез тыныч, имин булсын да, һәрбарчагызга саулыкта, муллыкта яшәү насыйп булсын. Моннан соң беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
Фото: http://www.tihvesti.ru/photo/meroprijatija/prazdniki/den_pamjati_voinov_internacionalistov/14-0-907

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: