Балтач авылында яшәүче ДАНИЯ БАКЫЙ кызы СӘЛӘХЕТДИНОВАга 28 июльдә 55 яшь тула.
Һәрчак нурлы йөзле, киң күңелле, ярдәмчел әниебез, туганыбыз! Сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, тигезлек телибез. Балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, кадерле һәм кирәк булып яшәргә насыйп булсын сиңа!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле,
Гомер буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән әниең, ирең, балаларың, туганнарың.
Фото: http://www.nenudi.net/krasivye-statusy-v-kartinkax/krasivye-statusy-i-kartinki-k-8-marta.html/attachment/8_marta_www-nenudi-net_110
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев