Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ДАНИЯ КАВИЛ кызы ХӘКИМОВАның 18 февральдә 50 яшьлек юбилее.

Иске Салавыч авылында яшәүче ДАНИЯ КАВИЛ кызы ХӘКИМОВАның 18 февральдә 50 яшьлек юбилее.

Әниебез! Сине күркәм бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Тормыш юлыңда балаларыңа, туганнарыңа олы киңәшче, ярдәмче син. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Ходай Тәгалә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, иман байлыгы, җан тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, балалар бәхете, оныклар сөенече телибез. Әти белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.
Без яшибез, әнкәй, син булганда
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без
Мул тормышта үтсен гомерең.
Сине хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Зөлфәт, балаларың Гөлия-Илнур, Алия-Рифнур, Рәнис, оныгың Илдан, әби-бабай, кода-кодагыйларың.
Фото: http://www.sendflowers.ua/buket_cvetov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250