Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Дустым Балтач ягыннан

«Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә Казан каласының Нагорный бистәсендә яшәүче Тәскирә Шәйхетдинова яза. Сүземне ерактан башлыйм әле.

Яңа Салавыч авылы егете Мөбарәкша Зиннәтуллин белән Биектау районының Олыяз авылы егете Әнәс Шәйхетдинов 1958-1962 елларда Балтик буендагы калада Армия сафларында хезмәт итәләр. Бер-берсенә терәк, якын дус булалар. Армиядән соң юллар аерыла, тормыш мәшәкатьләре башлана, озак еллар элемтәгә кермиләр. Көннәрдән-беркөнне Мөбарәкша дустын эзләп таба һәм безнең гаиләләр арасында да дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Рауза ханым белән дә уртак тел таптык, чөнки икебез дә бер һөнәр ияләре - укытучылар булып чыктык. Бу чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, ачык йөзле, ир йөрәкле ханымга очрашкан саен сокланмый мөмкин түгел. "Ирне хур иткән дә, юк иткән дә хатын", дигән әйтем бар. Ире белән тормыш дилбегәсен бергә тартып гаилә учагын җылытып торучы кеше булды. Йорт-җирләре таза, чиста, абзар тулы мал-туар, ишегалды тулы кош-корт. Ничек җитешә, ничек бар эшкә өлгерә дип шаккатасың!

Балалары (килене Алияне, улы Раушанны күздә тотуым), оныклары ярдәмендә Рауза урын өстендә яткан тормыш иптәшен дә сабый баланы карагандай тәрбияләде, һәм зурлап соңгы юлга озатты. Дустыбызны югалтканга да инде менә бер ел вакыт үтте. Әлеге хатта аны искә алуым рухына дога булып барып ирешсә иде, урыны җәннәттә булсын.

Тормыш тукталып калмый, дәвам итә. Рауза ханым бүгенге көндә дә килене-улы белән аңлашып, тату яшиләр.

Гомер буе балаларына белем һәм тәрбия биргән олы җанлы мөгаллимә бүгенгесе көндә дә дөнья хәлләре, яңалыклар белән газета-журналлар аша хәбәрдар. Оныкларының укулары белән кызыксынып, аларның уңышларына куанып яши.

Бу көннәрдә 75яшьлек юбилеен каршылаган Рауза ханымга әлеге җылы язмам буләк булып барып ирешсә иде. Бу шигъри юллар да аңа багышлана:

Сезгә телим: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.

Бала-оныкларның инсафлысын

Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен.

Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/4417/118411149.19/0_680b5_dc56e7cf_XL

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250