Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Дустым һәм туганым Габдулла Гөмәровка

6 декабрьдә Куныр авылында яшәүче дустым һәм туганым, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Габдулла Габдерәкыйп улы Гөмәровка 60 яшь тула. Аны чын куңелдән олы юбилее белән котлап ин яхшы теләкләремне юллыйм. ****** Дустым һәм туганым Габдулла Гөмәровка Такташ шигырендә язганчарак итеп, Кулны артка куеп йөрдек бергәләп. Мокамайлар кебек үк булмасак...

6 декабрьдә Куныр авылында яшәүче дустым һәм туганым, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Габдулла Габдерәкыйп улы Гөмәровка 60 яшь тула. Аны чын куңелдән олы юбилее белән котлап ин яхшы теләкләремне юллыйм.

******

Дустым һәм туганым Габдулла Гөмәровка
Такташ шигырендә язганчарак итеп,
Кулны артка куеп йөрдек бергәләп.
Мокамайлар кебек үк булмасак та,
Үстек авыл башында без тәгәрәп.
Чүп үләннәр җыеп печән иттек бергә,
Каз бәпкәсе саклап инеш буенда.
«Көек чишмәсе»нең суын эчтек шунда,
Икмәк кыерчыгын алып куеннан.
Сабирәттә биргән ипи тәме һаман,
Һич кенә дә китми минем телемнән.
Узынмадың, хезмәт белеп үстең дустым,
Читкә чыкмадың син әйткән сүзеңнән.
Ныклы белем алдың зур тырышлык белән,
Илгә хемәт итеп кайткач авылга.
Көнне төнгә ялгап эшләп дан казандың,
Кирәк булса чыктың каршы буран -давылга.
Семья кордың Раушания бәгърең белән,
Уртак язмышларны бәйләп язмышка.
Сөйгән балаларың туды бер-бер артлы,
Бәхет-шатлык өстәп сезнең тормышка.
Матур тормыш итеп җиттең алтмыш яшькә,
Әниең һәм апаң, шөкер, яныңда.
Киң күңелең, игелеген белән бергә,
Яшәү дәртең сүнмәсен һич җаныңда.
Якын дустым, синең туган көнгә атап,
Буләк итеп язам шушы юлларны.
Гел шатлыклар белән генә узса иде,
Тормышыңның алда торган еллары.
Яшәешнең дустым һәрчак үз законы,
Таләпләре аның катгый һәм кырыс.
Таба алгансың икән бәхетеңне,
Җуймаска да, ике куллап син тырыш.
Тынычлыгың булсын күңел күкләреңдә,
Эшләрең дә унай барсын гел гөрләп.
Гөмер буе синең йөрәгеңдә ялкын,
Яшәү яме торсын сүнми гел дөрләп.

05.12.2015 ел. Балтач.
Фото: http://www.igelek.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250