Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

ФИРДАНИЯ ГАБДУЛЛА кызы МӨХӘММӘТГАЛИЕВАның 30 мартта 55 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче кадерле әниебез ФИРДАНИЯ ГАБДУЛЛА кызы МӨХӘММӘТГАЛИЕВАның 30 мартта 55 яшьлек юбилее.

Үзенең барлыгы белән тормышыбызга һәрчак яктылык, җылылык, нур бирүче әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң сабыр, миһербанлы, нечкә күңелле, һәркемгә ярдәмгә ашыгучы әниебезгә нинди генә олылау, мактау сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек. Өебезнең күрке булып, тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәүче, бар тазалыгын, тырышлыгын безгә -балаларына багышлаган олы җанлы әниебезгә тазалык телибез. Балаларының, оныкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәйретдин, балаларың Ландыш-Илшат, Гөлназ, Илнар-Миләүшә, Илнур-Дилүсә, Ләйлә-Радик, Ләйсән, 5 оныгың.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/images/bukety/buket-147.jpg
Текст после содержания указынный в настройках

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250