Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ФӘНИЯ ФАТЫЙХОВАның март аенда күркәм юбилее

Шеңшеңәр авылында яшәүче, безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торучы, олы ихтирамга лаек хезмәттәшебез ФӘНИЯ ФАЕК кызы ФАТЫЙХОВАга 18 мартта 55 яшь тулды.

Сез бүген яраткан балаларыгызның таянычы, тормыш иптәшегезнең кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып, гомер көзегезгә аяк басасыз. Гаилә җанлы, киң күңелле булуыгыз, гомерегез буе намуслы бүләк булсын җылы сүзләр... хезмәт белән яшәвегез өчен Сезне чиксез хөрмәт итәбез. "Раиль" кафесында озак еллар эшләү дәверендә коллективтагы Сезнең хезмәтегез бәһаләп бетермәс дәрәҗәдә зур һәм бары тик мактауга гына лаек.
Итагатьлелек, ихласлык, сөйкемлелегез белән күңелләргә үтеп керүче олы җанлы, тынгысыз йөрәкле хезмәттәшебез, Сезне күркәм бәйрәмегез белән тәбриклибез. Авылдашларыгыз өчен һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, хезмәттәшләргә үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып, озак еллар яшәвегезне телибез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз һәм оныкларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез Рифат белән пар канатлы булып, мул тормышта бәрәкәтле гомер кичерүегезне Ходай насыйп итсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын.
Карашыгыз җылы яңгыр кебек,
Елмаюыгыз айдай сөйкемле.
Шәфкатегезнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Хезмәттәшләр күңелендә Сезгә
Бары хөрмәт, рәхмәт хисебез;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшегез.
Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Иң изге теләкләр белән «Раиль» җәмгыяте коллективы.
Фото: gortenziaart.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250