Хезмәт

ФӘНИЯ МӨБАРӘКША кызы ГАРӘФЕТДИНОВАның 21 февральдә олуг юбилее

Борнак авылында яшәүче төпчегебез ФӘНИЯ МӨБАРӘКША кызы ГАРӘФЕТДИНОВАның 21 февральдә туган көне - олуг юбилее.

Кадерле сеңлебез! Сине бәйрәмең белән чын йөрәктән котлап, җан тынычлыгы, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез. Киявебез Фәнис белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, туганнарыңның рәхим-шәфкатен тоеп, һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә насыйп әйләсен! Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың.Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Хыялларың чынга ашсын!
Гомерләрең борчуларсыз, имин үтсен,
Һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен.
Якыннарың ихтирамын тойган хәлдә
Нигезеңә бәрәкәт һәм бәхет иңсен!
Изге теләкләр белән Каюмовлар, Мәгъсүмҗановлар, Нургалиевлар, Закировлар гаиләләре.http://nwlife.ru/wp-content/gallery/cvety/cv_25.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: