Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ФӘНҮСӘ ШӘЙХЕЛИСЛАМ кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 5 апрельдә олы юбилее

Кариле авылында яшәүче ФӘНҮСӘ ШӘЙХЕЛИСЛАМ кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 5 апрельдә олы юбилее.

Хөрмәтлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Күңелләрдән нинди генә изге теләкләр теләсәк тә аз булыр кебек. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, күңелеңне төшермичә, кызларыңны итагатьле, эшчән һәм мәрхәмәтле итеп зур гомер юлына әзерләп үстердең. Бүген Син кадерле әни, ихтирамга лаек дәү әни, көләч йөзле кодача булып гомер кичерәсең.
Кайчан гына өйгә кайтсак та, нурлы йөзең белән каршы аласың, сүзләрең дә йөрәкләргә шифа бирә. Ходай сине сәламәтлектән аермасын, киңәшчебез, терәгебез булып, безне сөендереп озын гомер кичер. Бездән изге хәбәрләр генә ишетеп яшә, син яшәгән йортның ишеген моннан соң беркайчан да кайгы-хәсрәт какмасын, читләтеп үтсен.
Сиңа иң изге теләкләр белән әниең, кызларың Айгөл, Ләйсән, Алсу, кияүләрең Руслан, Данис, оныкларың Камилә, Данияр, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың.
Фото: http://www.samarabuket.ru/?page_id=3548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250