Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

ФӘРХӘТ РАШИТОВның гыйнвар аенда туган көне булып узды.

Туган авылыбыз Шодада яшәүче олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле егет ФӘРХӘТ РАШИТОВның гыйнвар аенда туган көне булып узды.

Фәрхәт! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Шул уңайдан йөрәк түреннән чыккан рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Әтиебез Фарук авырый башлагач, аяклары йөрмәс хәлгә килгәнче, мәчеткә йөрттең; көн саен хәлен белеп, кушкан һәр йомышын җиренә җиткереп үтәдең; әтиебез күзләрен мәңгелеккә йомган мизгелдә дә ишектән син кереп килдең, безгә зур терәк булдың.
Фәрхәт! Безнең кадерле әтиебезне олылаган өчен сине Ходай олыласын, сәламәтлек, тигезлек, җан тынычлыгы, рәхәт, озын, мул тормыш, балалар-оныклар игелеге насыйп итсен.
Сине хөрмәт итеп, Рәйсә апаң, Миләүшә, Хәлил, Гадил, Дилбәр, Гөлнар гаиләләре.
Фото: http://www.rental-odessa.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250