Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ФӘЙМӘ ХӘЙДӘР кызы ГАЗИЗОВАның 26 октябрьдә 60 яшьлек юбилее

Балтач бистәсендә яшәүче ФӘЙМӘ ХӘЙДӘР кызы ГАЗИЗОВАның 26 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышта һәрвакыт игелек кылучы, киң күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле, ярдәмчел, сабыр холыклы булуың өчен без сине хөрмәт итәбез. Алдагы тормышыңда сиңа озын гомер, тазалык, җан тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләренә сөенеп, шатлыкларына уралып, әтиебез-кодабыз Рашит белән пар канатлар булып, тигезлектә бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Алтыннарга бай түгел син,
Тик җаның алтын ука.
Безнең өчен син тормышта
Зур терәк, алтын тотка.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерең олы бәхет белән үтсен,
Авырлыклар килә күрмәсен.
Сиңа алдагы тормышыңда бары тик изгелекләр генә теләп, улың Ришат, яраткан киленең Альбина, кодагыең Зөлфия. Бу теләкләргә олы кодагыең да кушыла.
Фото: http://cliparti.jimdo.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250