«Кызыл юл» кооперативында эшләүче ГАБДРӘФЫЙК ГАБДЕЛХӘЙ улы КӘБИРОВның июль аенда күркәм бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Габдрәфыйк Габделхәй улы! Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Без Сезне тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен, гаделлегегез белән күңелләргә үтеп керүче олы җанлы, тынгысыз йөрәкле, хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, һәрвакыт ярдәмчел кеше булуыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң бәрәкәтлесен, шатлык-куанычларның иң зу-рысын телибез. Газиз балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның шат авазларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышта, Вәсилә белән бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.
Фото: http://www.1zoom.ru/z1063.4/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев