Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз кешебез СОЛТАН КАЮМ улы КАЮМОВка 22 апрельдә 60 яшь тула.

Салавыч Сәрдегәне авылында гомер итүче газиз кешебез СОЛТАН КАЮМ улы КАЮМОВка 22 апрельдә 60 яшь тула.

Әткәй! Синең яныңда узган һәр көнебез алтынга тиң, безнең ныклы таянычыбыз, ярдәмчебез, киңәшчебез син. Гомер бәйрәмеңдә сиңа борчу-кайгыларсыз көннәр, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Оныкларыңа яраткан бабай, әниебез
өчен сөекле тормыш иптәше булып, безнең арабызда озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Әти, әткәй, әтиебез -
Ничек рәхәт шулай дәшүләр!
Әти-әни белән, рәхәтләнеп,
Озын-озак бергә яшәүләр!
Арабызда сине күрү безгә
Белсәң иде күпме көч өсти!
Картаям дип уфтанма бер дә,
Картлык сүзе сиңа килешми!
Сине котлап, балаларың Айдар-Айгөл, Алия-Раушан, Рафил-Ләйлә, оныкларың Рөстәм, Әминә, Алинә, Алсу, Рамил, Әнисә, Рушан, әниебез Гөлфәния һәм кода-кодагыйларың.
Фото: http://www.orangespb.ru/catalog/68/1543/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250