Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз әниебез ГАДИЛӘ НАСЫЙБУЛЛА кызы НАСЫЙБУЛЛИНАның 19 мартта 75 яшьлек гомер бәйрәме

Борнак авылында яшәүче газиз әниебез ГАДИЛӘ НАСЫЙБУЛЛА кызы НАСЫЙБУЛЛИНАның 19 мартта 75 яшьлек гомер бәйрәме.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Тәнеңә сихәт, җаныңа тынычлык, туган нигезебезгә иминлек телибез. Ходай биргән гомереңне балаларың, оныкларың, туганнарыңның кадер-хөрмәтендә үткәрергә насыйп булсын.
Сиңа, әни, 75 яшь тула,
Инде без дә сабый түгел.
Кылган изгелегең өчен,
Рәхмәт әйтә сиңа күңел.
Сиздермичә ятимлекне,
Үстердең син, кеше иттең.
Язмышыңа риза булып,
Зарланмыйча гомер көттең.
Кече яшьтән өйрәттең син
Яратырга эш-хезмәтне.
Барысы өчен Хак Тәгалә
Бирсен үзеңә хөрмәтне.
Рәхмәт сиңа, күңелләргә
Яхшылыклар салган өчен.
Еллар өстәлеп торса да,
Кимемәсен яшәү көчең.
Гомер буе озатып йөрер
«Балам» дигән назлы сүзең.
Тырышырбыз, безнең өчен
Кызармасын синең йөзең.
Озак еллар исән булып,
Бергә-бергә яшик шулай.
«Әни» дию бәхетеннән
Аермасын безне Ходай.
Сине чиксез яратып, иң изге теләкләр белән кызларың Айсылу, Гөлүзә, кияүләрең Реваль, Ринат, оныкларың һәм оныкчыгың
Фото: http://www.samarabuket.ru/?p=4036

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250