Кариле авылында яшәүче ГӨЛФИНУР БАРЫЙ кызы ХӘСӘНОВАның 20 сентябрь көнне 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, тигезлек белән гомер кичерүеңне телибез.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле биш яшь - ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлия, Алия, улың Илнур, кияүләрең Илнар, Фәнзил, оныкларың Илфар, Ильяр, Әмир, Нәргизә.
Фото: http://www.zanimatika.narod.ru/DR_ubiley.htm