Хезмәт

ГӨЛФИНУР БАРЫЙ кызы ХӘСӘНОВАның 20 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее

Кариле авылында яшәүче ГӨЛФИНУР БАРЫЙ кызы ХӘСӘНОВАның 20 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз! Сине мәртәбәле юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме сәламәтлек, мул тормыш, имин, тыныч, бәрәкәтле көннәр телибез. Пар канатың вакытсыз вафат булып, ялгыз калганда да, тормышның бөтен авырлыкларын бер җилкәңә күтәреп, гомер иткәндә дә сынмадың-сыгылмадың, балаларың хакына, бөтен барлыгыңны аларга биреп, үзеңдә яшәргә көч таптың, кызларыңны һәм бердән-бер улыңны күпләргә үрнәк итеп үстердең.
Инде менә хәзер аларның, нәни оныкларыңның шатлыкларына төренеп, якыннарыңның һәм туганнарыңның нык хөрмәтенә уралып яшисең һәм киләчәктә дә шулай рәхәт тормышта яшәргә язсын.
Гел шундый ягымлы, мәрхәмәтле, юмарт һәм сабыр булып кал! Киңәш-табыш итәрлек, ярдәм көтәрлек олы йөрәкле туганың буллу - нинди зур бәхет бит ул!
Бәхетле син матур гаиләңдә,
Аякта нык басыш торасың.
Сөенечләр алып килсен сиңа
Бишлеләрдән торган туган көн.
Иң изге теләкләр белән туганнарың исеменнән сеңлең Гөлфара.
Фото: http://scenarii-jubileev.ru/pozdravleniya-s-yubileem/pozdravleniya-s-75-letnim-yubileem/pozdravleniya-s-yubileem-dedushke-75/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: