ГӨЛҖӘҮҺӘР ШӘМСЕМӨХӘММӘТ кызы ХИСАМОВАның 60 яшьлек юбилее
Яңгул авылында яшәүче ГӨЛҖӘҮҺӘР ШӘМСЕМӨХӘММӘТ кызы ХИСАМОВАның 31 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Үткән гомер, аккан сулар кебек сизелми дә калган. 3 кызыгыз үсеп, матур тормыш юлы сайладылар. 5 оныгыгыз әби-бабай дип өзелеп торалар. Чәчләреңә бераз чаллар керсә дә, син моннан 37 ел элек безнең йортка килен булып төшкәндәй матур, яшь, чибәр. Кирәк чакта юата да, тыңлый да, аңлый да беләсең. Зирәк киңәшләрең, җылы сүзләрең тормышыбызда гел ярдәм итеп торалар. Әти-әниебезне хөрмәт итеп, тәрбияләп соңгы юлга озатучылар да, барлык туганнарыбызны ачык йөз белән каршы алучылар да сез булдыгыз. Без сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм сезнең алда үзебезне бик зур бурычлы дип саныйбыз.Абыем Илфак белән бергә, балаларыгызның иң кадерле әнисе
булып, оныкларыгызның яраткан әбисе булып, саулыкта, муллыкта озын, тыныч, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Якты йөзең һаман яктырсын.
Ходай сезгә картлык көннәрендә
Рухи өмет, шатлык арттырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев