Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гомер йомгагын сүтеп...

Бу нәселгә килен булып төшкәнемә 6 елдан артык. Парлы тормышның иң бәхетле тормыш икәнен аңлатучылар да 56 елдан артык бергә гомер кичерүче әби белән бабам. Аларга карыйм да, еллар узган саен, тормыш мәгънәлерәк кебек тоела.

Оныкларына сөйләр сүзләре, күрсәтәсе эшләре дә күп. Быелның 10 февралендә кадерле кешебезгә 80 яшь тулды. Сүзем Сосна авылында туып үскән кадерле үрнәк бабабыз Һадиев Гасыйм Һади улы турында.
Сугыштан соң, әтисе һәм абыйсы иртә үлү сәбәпле, әнисе һәм апасына терәк булып кала. Әтисеннән балта остасы серләренә өйрәнгән малай 14 яшеннән балтасын кулыннан төшерми. 15 ел комбайн йөртә. 17 ел төзелеш бригадасында бригадир булып эшли. Нәрсә генә эшләсә дә, зур төгәллек белән бик чиста башкара. Сосна авылында бик күп кешеләргә йорт салырга булыша. Матур тәрәзә йөзлекләре ясый.
Гомер юлының нинди генә сикәлтәле, авыр вакыты булмасын, тальянын кулдан төшерми бабай. Моңлы кешенең гомере дә җырлы диләрме әле? Тормыш иптәше Фәния әбиебез дә сәнгатькә гашыйк бит. Әбиебезнең язмышы да бик аяныч. 7 яшендә уйнап йөгереп йөргән җиреннән егылып, жүзенә ботак кадала. Ботак белән бергә бер күзе дә ияреп чыга. Физик кемчелекле булса да, бабабыз аңа гашыйк була. Кешеләрнең сау-сәламәт кьһалар да күп бит диюенә «Ни күрсәм дә үзем күрермен, яратам» дип кенә җавап бирә.
Һәр кешенең күңелендә кояш барын, аңа яктыртырга мөмкинлек бирүче кеше кирәклеген яхшы белә бабам. Әбиебез бүген дә кояш кебек нур чәчә, дич юлында. Бабабыз аны шулай бәхетле иткән. Ходай Тәгалә безне очраштырганга бик рәхмәтле дип, юбиляр гомер йомгагын сүтә. Тормышлары зая узмаган бит. Биш баланы эш белән тәрбияләп, олы юлга озатканнар. Балаларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Нуриясе - Саба районында, Кадриясе - Балтачта, Гадения - Себердә, Әлфия - Казанда. Әби белән бабай төпчек улы Рөстәм, килене Лилия гаиләсендә мәгънәле тормыш кичерә. 11 оныклары аларның зур горурлыгы. Бабалары һөнәрен яратып һәм үзләштереп ир-егет оныклар төзүче һөнәрен сайлаган. Нәселне дәвам итеп, өч оныкчык үсеп килә. Бабам кебек тальян уйныйм дип, 3 яшьлек Ислам Казаннан кайтуга нәни гармунын тотып, бабасы янына килә. «Шушыннан да зур бәхет бармыни?», ди оныкчыкларын кочаклап әби белән бабай.
Яшь барса да, бер нәрсә үзгәрешсез кала. Әби белән бабай яшьлектәге сыман бүген дә клубны онытмый. Чөнки һәвәскәрләрне концертларга чакырып кына торалар. Сосна авылының Сабантуе да җигүле атларда Гасыйм бабай тальянын уйнап, авыл әйләнгәннән соң гына башланып китә. Сосна авылы тальянчылар ансамбле белән чыгыш ясап, зона ярышларында лауреат исеме ала, районның иң өлкән гармунчысы буларак бүләкләнә. «Татарстан» радиосының популяр «Пар канатлар» тапшыруының да үрнәк пары алар. Үзенә генә хас горурлыгын, матурлыгын, 80 яшьтә дә зирәк акыллы, тапкыр, алтын куллы, лаеклы гаилә башлыгы булганың өчен без сине бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Синең кебек бабабыз белән чиксез горурланабыз, үрнәк сыйфатларыңны өлге итеп алабыз.
Барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән Гөлназ Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X