Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ГӘҮҺӘРИЯ ФАТЫЙХ кызы СӘГЕТДИНОВАның 6 гыйнвар көнне 55 яшьлек олы юбилее иде

«Борнак» җәмгыятендә хисапчы булып эшләүче ГӘҮҺӘРИЯ ФАТЫЙХ кызы СӘГЕТДИНОВАның 6 гыйнвар көнне 55 яшьлек олы юбилее иде.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сез һәркемгә игътибарлы, хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, яраткан эшегезне барлык энергиягезне биреп башкаручы, киң күңелле, олы җанлы кеше. Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы һәм 3 улыгызның игелекләрен генә күреп, тормыш иптәшегез Альфред белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның тоеп җылысын.
Саулык бирсен Ходай бар гомереңә,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Иң изге теләкләр белән «Борнак» җәмгыяте коллективы.
Фото: http://www.101-po3a.ru/katalog/landyishi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250