Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гүзәл затларда да таулар кучерерлек көчләр була

Жир йөзендә бер-берсенә ике тамчы судай охшаш язмышлы кешеләр булмый. Һәркемнең үз йөзе, үз холкы. Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук кеше үз сукмагы, үз юлы буйлап китә. Әлеге язмам герое 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, нинди генә хезмәттә булса да, тел-теш тидермәслек итеп башкаручы Наилә Гыйләҗева хакында

Арча районы Үгез-Елга авылында туып үскән Наилә ханым Гыйләҗеваның тормыш юлы бик кызыклы. Пөшәңгәр авылы егете Дамир белән гаилә корып, Казан каласында яши башлый алар. Уллары Айдар белән Илдар дөньяга аваз салгач, Балтачка кайтып төпләнәләр. Тормыш иптәше «Мелиорация» оешмасына эшкә урнаша, шуннан соң аларга контораның бер бүлмәсен яшәргә бирәләр. Кечкенәдән тик утыра белмәгән Наилә апа сабый баласы булуга карамастан, шушы ук оешмада эшли башлый. Идәннәр юа, чисталык өчен җавап бирә. Аннан соң бу эшенә сәркатип эше өстәлә, тагын берничә елдан ул склад мөдире дә була, диспетчер, заправка ясаучы вазыйфаларын да үз җилкәсенә ала. Әле бу еллар эчендә олы улларына иптәшкә тагын бер энекәш – Азатлары туа. Хезмәт урыныннан салып биргән яңа йортка күченеп, аны шат балалар авазына күмеп, тагын да гөрләшеп яши башлыйлар. – Улларыма бервакытта да кырыс, таләпчән булмадым мин, әлегә кадәр аларны кочаклап яратам, юкса инде Айдар һәм Илдар гаилә корып, тормыш иптәшләре Халидә һәм Лилия белән балалар үстерәләр, – ди бәхетле әни.

Эштә тау кадәрле вазыйфа үтисе, өйдә дүрт ир-атны тәрбиялисе. Ничек җитештегез соң сез, дип кызыксынам Наилә ханымнан. Ә ул яшермичә, «Мин хатын-кыз эше эшләргә яратмыйм», дип җавап кайтарды. Әңгәмәдәшемнең ир-ат эшенә һәвәскәр булуын ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Иртән нәрәттә көне буена башкарыласы эшләренә йөкләмә ала, аннан соң эшче егетләргә кайсына кайда барасы, нәрсә эшлисе, оешма базасыннан нәрсә алып китәсе хакында әйтеп чыга, ә оешма кечкенәләрдән түгел, 50ләп кеше эшли анда. Аннан соң объектларга кирәкле төзелеш материаллары, вак-төякләрне белешеп төрле кибет-складларга шалтырата, кирәк икән, хәтта үзе буханка УАЗикка утырып, алып та кайта. Аннан ул материал объектка китеп, кулланылганчы җавап та бирә. Эше бик тынгысыз Наилә апаның, көне буе телефонда да булырга, отчетын да эшләргә кирәк, барысына өлгерәсе дә килә. Ә шулай да яше бара. Ямьле май аенда 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды ул. – Лаеклы ялга туктар көн дә җитәр, гел эшли алмам. Ләкин ничек кенә булса да, мин барында да, мин киткәч тә оешманың эше гөрләп барсын. Җитәкчебез Хәниф Бариев хөрмәткә бик лаек кеше, нинди генә хәл булса да, һәрберебезгә ярдәм итә, рәхмәт аңа. Эшемне бик яратам, хезмәттәшләрем белән уртак тел табып эшлибез», дип сөенә Наилә ханым. Әйе, «Мелиоратор»ны Наилә ханымсыз күзалдына китерүе авыр. Берүзе ничә кеше башкара торган хезмәтләрне алып бара ул. Әйтергә генә ансат, һәркем белән аңлашып эшләве, эшеңне җиренә җиткереп башкаруы алай җайлы түгел ул.

Наилә Гыйләҗеваны олуг юбилее уңаеннан «Мелиоратор» оешмасы коллективы ихластан котлап, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, эшендә уңышлар тели. Тормыш иптәше Дамир белән тигезлектә, уллары һәм киленнәре хөрмәтендә, оныкларының шат авазына сөенеп яшәргә язсын дигән изге теләкләрен иреш-терәләр.

Бу теләкләргә инде бүгенге көндә хезмәт ветераны булган юбиляр чыннан да лаек. 60 яшьлек тормыш юлына горурланырлык нәтиҗә чыгарырлык аның. 36 ел Дамир абый белән кулга-кул тотынып гомер иткәннәр. Бу елларда бүрәнәнең берсе бер, икенчесе икенче башыннан тотып, тормышның бөтен авырлыгын да, шатлык-сөенечләрен дә уртак иткәннәр. Өч уллары да тормышта үз юлларын табып, әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, алар горурланырлык итеп яшиләр. Эшендә дә Наилә апа бик хөрмәтле һәм кирәкле хезмәткәр. «Безнең Наилә», дип башланган җөмләдә аңа карата тулы ышаныч та, хөрмәт тә, аннан үрнәк алу да ята. Ул үрнәкне әле аннан ирләр дә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев