Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез ГҮЗӘЛИЯ ФАЗЫЛҖАН кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның 23 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине туган көнең белән ихлас котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сиңа саулык, шатлык-куанычлар, әтиебез Фәрит белән тигезлектә, без - балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, муллыкта яшәргә язсын. Әти белән бергәләп безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булыштыгыз. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып
калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт!
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың Гөлназ, Алия, кияүләрең Райнур, Илһам, оныкларың, кода-кодагыең да
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев